Укытучы, китап һәрчак бергә,
пар канаты кебек бер кошның.
Белем, акыл баш булганда гына,
нигезе нык була тормышның.
Әйе,бу сүзләргә бик тирән мәгънә салынган. Мин дә мәктәпне тәмамлагач, тормышымны балаларга белем бирү белән бәйләдем. Мин, Хәкимова Ләйсән Әсгать кызы, 1979 нчы елның 30 нчы мартында ТР Азнакай районы Татшуган авылында дөньяга килгәнмен. Әтием белән әнием укыган, белемле кешеләрне зурладылар, балаларын да укымышлы итәргә тырыштылар, шуңа күрә мин мәктәпне һәм укучыларны сайладым.
" Укытучым! Шундый назлап
карадыгыз күземә.
Сүнмәслек дәрт өстәдегез
Сез минем йөрәгемә".
Хөрмәтле коллегалар, дуслар! Җаваплы һәм шул ук вакытта кызыклы эшебездә уңышлар телим. Күзләребездә тормышка карата дәрт сүнмәсен!
Укытучы, китап һәрчак бергә,
пар канаты кебек бер кошның.
Белем, акыл баш булганда гына,
нигезе нык була тормышның.
Әйе,бу сүзләргә бик тирән мәгънә салынган. Мин дә мәктәпне т...