Дөнья гизеп, чит илләрдә булмасам да,
Һәрбер көнем минем хезмәттә,
Мин бит беләм: бары тырыш булса гына
Лаек була кеше хөрмәткә.
Җир йөзендә мәктәптән һәм зирәк, гадел, кешелекле, балаларны яратучы
олы йөрәкле укытучыдан башланмаган һөнәр юктыр! Нәкъ менә шуның өчен
дә һәркайсыбызның йөрәк түрендә туганнарыбыз һәм якыннарыбыз белән
янәшә мавыктыргыч белем иленә юл ачкан укытучы тора. Һәр кешенең
тормышка юллама биргән үз мәктәбе, рәхмәт хисләре белән олылып искә ала
торган укытучысы бар. Гомер юлымда юл күрсәтүче маякка тиң укытучылар
очравына мин бик шат. Шулар арасында татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Иванова Мария Афанасьевна туган телебезгә мәхәббәт уятуда үзеннән зур
өлеш кертте. Шәһәр күләмендә татар теленнән үткәрелгән олимпиадада
беренче урын алуым-аның бетмәс-текәнмәс эшенең нәтиҗәседер дип уйлыйм
мин. Шул җиңү мине канатландырып җибәрде һәм укытучы булуыма зур
этәргеч ясады.
Еллар арты еллар узды… Мәктәп бусагасын укытучы буларак атлап
керүемә дә унсигез ел сизелмичә үтеп киткән.
Ә нәрсә соң ул минем педагогик осталыгым? Мәктәптә 18 ел эшләү
дәверендә нәрсәләрне өйрәндем дә, нәрсәгә әһәмият биреп бетерә алмадым
икән.
“Әйе, укытучы укыганда гына чын укытучы булып кала”,-дигән бөек
философ. Тәрбияле, белемле, бар яктан булган шәхес ягъни көндәшлеккә
сәләтле укучы тәрбияләү өчен заман белән бергә атлау, укучыларны
кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Мин
тормыш белән бергә атларга, дәресләремне һәрчак кызыклы, мавыктыргыч
итеп үткәрергә тырышам. Еллар узу белән педагогик осталык та арта.
Укытучы һәрвакыт үз белемен күтәреп торырга һәм заман белән бергә
атларга тиеш. Бу-минем хезмәт девизым.
Укытучы үзе дә, балалар да иҗади эзләнергә тиеш. Шул максаттан чыгып
мин 7 нче сыйныфның татар төркемендә әдәбият дәресләрен А. Яхин
технологиясе белән укытам. Өлкәнрәк сыйныфларда да әдәбият дәресләрендә
әлеге анализ элементларын рәхәтләнеп кулланам. Бу технология нигезендә
укыта башлагач, укучыларымның иҗади фикерләү сәләтләре үсүенә игътибар
иттем. Укучыларга иҗади сәләт һәм иҗади эш күнекмәсе бирүнең-кичә,
бүген, иртәгеге көн арасында күпер генә түгел, ә бәлки үткәнне киләчәк
белән бәйли һәм үткәнне киләчәккә юнәлдерә торган бөек көч икәнлегенәмин эшли башлавымның беренче елларында ук аңладым. Дәрестә үтелгән
материал буенча, барлык укучыларга да сәләтенә карап, төрле
катлаулылыктагы күнегүләр,иҗади эшләр вакытында өстәмә биремнәр
бирәм. Әкренләп укучылар катлаулырак эзләнү эшләренә тартылалар.
Иншалар, докладлар, мәкаләләр, иҗади һәм фәнни эзләнү эшләрен бик теләп
язалар. Рус төркемендә эшләү-үзе бер тормыш. Менә инде 10 елга якын мин
рус балаларына татар телен Р.Р.Нигъмәтуллина тарафыннан төзелгән укыту-
методик комплекты буенча укытам.
Мин төрле бәйгеләрдә актив катнашырга тырышам. Эшемнең нәтиҗәсе
итеп Республика күләмендә уздырылган методик эшкәртмәләр конкурсында
сертификатка, Республика күләмендә үткәрелгән II электрон ресурслар
конкурсында призёр исеменә лаек булуым булып тора. Шулай ук мин 2009
нчы елда “Рус мәктәбенең татар төркемнәрендә эшләүче укытучыларга
ярдәмгә” исемле уку-укыту кулланмасын, 2014 нче елда“Туган ягым-назлы
бишегем”авторлык программасын төзедем. Бу кулланмалар башка
укытучыларга да дәресләрдә кулланырлык әсбап булыр дип ышанам.
Әйе, мин укытучы... Сайлаган язмышымны сүтеп, яңадан тагын бер кат
үтеп булса, мин барыбер шушы юлны сайлар идем. Вакыт узган саен, мин
үземә сорау бирәм. Укытучы һөнәрен сайлау мине нәрсәгә китерде соң? Сүз
тәмен, яшәү ямен шушы һөнәр аша тойдым. Әлбәттә, бернәрсә дә җиңел
бирелми. Әмма ничек кенә булса да, мин бер дә үкенмим. Сайлаган һөнәремә
тугры калып, белем орлыкларын укучыларым күңеленә гомерем буе
салалсам, мин язмышымнан бик канәгать булыр идем.