Мин Стәрлебаш башлангыч мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Мәктәпкә эшкә килгәнемә 26 ел. Әмма күңелем белән мин гомер буе мәктәптә булдым. Беренче сыйныфта укыганда, укытучыбызның: "Үскәч, кем буласың?" - дип соравына, мин шундый тәвәкәллек һәм эчке бер хис белән: "Укытучы!" дидем. Димәк, мин беренче сыйныфта ук үземнең киләчәк һөнәремне сизә алганмын. Ә иң яраткан дәресләрем татар теле һәм әдәбияты дәресләре иде! Дүртенче класста безне Рәмиева Рәмзия Әхмәтҗан кызы укытты. Ул безне туган як шагыйрьләренең әсәрләре белән таныштырды. Мәктәпкә очрашуга Фәйзи Гомәров белән Равил Шаммас килде. Аларның һәр сүзен йотлыгып тыңлап утырдым. Шигырь сүзенең тылсымын шунда аңлый башлаганмын дип уйлыйм.
Мәктәп еллары артта калды. Бөтен теләгем - татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу иде. Башкорт дәүләт университетына укырга кердем. Ә шигырьләр - минем гомерлек юлдашым булдылар. Барлык хисләремне шигырьләрдә чагылдырдым.Туган ягыма, туганнарыма, якташларыма багышлана минем шигырьләрем. Район газетасында алган тәҗрибәм ярдәмендә мәкаләләрдә, хикәяләрдә дә чагылдырам туган ягымның бүгенгесен һәм үткәнен.
Укучыларымның һәркайсы бер йолдыз. Һәммәсендә матурлыкка, иҗатка, җыр-биюгә омтылыш бар, аны бары тик үстерергә генә кирәк. Ә минем бурычым - укучыларыма канат кую, максатка омтылыш тәрбияләү. Һәм, шунысы шатлыклы, алар һәрчак минем өметләремне аклыйлар, тагын да зуррак максатлар куярга этәргеч ясыйлар.